Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә малайлар өчен оештырылган «Сәлам» рухи-сәламәтләндерү курслары уңышлы тәмамланды.
Җәйге каникуллар чорында әлеге файдалы чараны Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте оештырды.
Биредә 30 бала әхлак дәресләре тыңладылар, саф һавада хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Курслар ахырында азан әйтүчеләр конкурсы узды. Балаларның азанны милли татар мәкамендә башкаруы аеруча сөенечле булды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча өлкәннәр төркемендә Ибраһим Мәһдиев (1 урын), Кәрим Ишмиев (2 урын), Илъяс Ишмиев (3 урын) җиңде. Икенче төркемдә урыннар түбәндәгечә бүленде: Исмаил Наботов (1 урын), Исмаил Мәһдиев (2 урын), Умар Хусейнов (3 урын).
Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, барлык балаларга да истәлекле күчтәнәчләр өләшенде.
Малайлар киләсе каникулларда да биредә очрашырга теләк белдерделәр.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев