Свернуть поиск
Сабакташлар (хикәя)
– Ба! Кемне күрәм мин! Чанга, синме бу?! Хәзер күңелем тыныч – машина чиста булачак! «Бишле»гә генә укыган кеше үз куллары белән югач, минем чибәркәй чынлап та тәртиптә булачак! – диде ул мыскыллы көлемсерәп һәм машина юучыга якынрак килеп басты.
🔗https://kazanutlary.ru/news/hikaya/sabaktaslar-xikaia
0 комментариев
2 класса
Абдулхак Игебаевның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Һөйөнсө! Башкортстандагы бик күп дусларыңны сөендереп, «Һөйөү көслө имандан» дигән китабың дөнья күрде. Ихлас-ихлас күңелдән котлыйбыз!
🔗https://kazanutlary.ru/news/khatlar-yazdym-utyryp/abdulxak-igebaevnyn-ravil-faizullinga-iazgan-xaty-1787165060
0 комментариев
0 классов
Ә тарих? Яза ул үз-үзен. Без аңа кирәкми бөтенләй.
Ияреп йөрергә бары тик, әләмнәр күтәреп, көтүдәй.
Карарлар чыгарып, хөкемнәр. Мәйданнар тутырып. Утырып.
Һәм сәер бизгәкне, ирексез, киләчәк буынга йоктырып.
Ә тарих? Чәйни ул үз-үзен, ә төшен чыгара төкереп.
Һәм килә һәркайчан ашыгып, һәм китә озаклап, көттереп.
Без аңа түгелбез беркем дә – артыгын ымсыныр, өркергә:
Әйләнеп мәгънәсез өндәүгә, әйләнеп кирәксез өтергә.
Ә тарих? Язсын ул үз-үзен. Калганы – кирәкми бөтенләй.
Мин тоям яшәүне ирнемдә – үләннәр, чәчәкләр сөтедәй.
Мин тоям яшәүне ирнеңдә – диңгезнең назыдай, сулыккан,
Без инде берни дә көтмәгән мизгелдә, очрап, бер юлыккан.
Ә тарих... мең еллар укмашып, диварлар кубарып ишелде.
Гөрселдәп аксын ул янәшә шау күбек – Мзымта1 шикелле.
Юлында ияртеп – ни күрә: кем нәрсә хакына дип күнә...
Кем нәрсә хакына дип сүнә... Кем нәрсә хакына дип үлә...
Мин риза нибары назына яшәүнең, ул – җәннәт сөтедәй!
...Ә тарих? Үтсен тик әйләнеп, белмәгән шикелле сине дә,
Белмәгән шикелле мине дә – бөтенләй.
Луиза Янсуар
0 комментариев
1 класс
ЧЫН ЯРАТУ ХАКЫНА (хикәя)
Наташа караватта тәсбих тартып утырган Рәфинәнең алдына килеп тезләнде. – Исәнме, әнкәй! Менә без кайттык. Хәлләрең ничек? Исән-имин генә гомер итәсезме? Зинһар, ачулана, рәнҗи күрмә безгә... Гафу ит... Үзенә шулай ягымлы, җылы итеп саф татарча дәшкән хатын-кызның йөз чалымнарын кайдадыр, кайчандыр күргәне бар кебек тоелып китте Рәфинәгә.
🔗https://kazanutlary.ru/news/hikaya/cyn-iaratu-xakyna-xikaia
0 комментариев
5 классов
загрузка
Показать ещёДополнительная колонка
О бизнесе
Культура и искусство
“Казан утлары” — 1922 елда чыга башлап дистә еллар буена татарның төп журналы булган, милләт гамен чагылдырган саллы һәм данлы басма.
- улица Декабристов, 2, Казань
Правая колонка