Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Сораулар күп, башны ватам,
Дөрес җавап табалмыйм.
Кайда,ничек, нигә,күпме?
Канәгать була алмыйм.
Мәсьәләләр катлы-катлы,
Бу дөньяда ни изге?
Ә рух нәрсәдән ясалган,
Күңел җаны ник көзге?
Ни өчен яши соң кеше,
Ә үлә гомер көзен?
Тәкәбберлек каян чыга ,
Һәм яраттыра үзен?
Яктыда кеше уйламый
Караңгылык турында.
Бәлә турында уйламый,
Бәхет булса кулында.
Киресенчә уйлана бит,
Караңгыда-яктылык.
Төпсез упкын каршында
Искә төшә яссылык.
Табигатьне аңлау читен,
Ак түгел, нигә кара?
Үз күчәрендә әйләнгән
Җиребез кая бара?
Гади генә сораулар да,
Авыр төптән уйласаң.
Ник сагыш җиңеләя соң,
Утырып бер еласаң?
Тормыш нигә шулай икән,
Сорауга сорау туа?
Сорауларга дөрес җавап
Җанның юшкынын юа.
Фирдат Валеев.Шаран.
04.06.2026.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2