Свернуть поиск
Фид
ГУЛЬСУМ ФАТКУЛЛИНА
поделилась заметкой23 мар
Коръән багышлау догасы.
Әгуузу билләәһи минәш – шәйтаанир – раҗиим. Бисмилләәһир – рахмәәнир – рахиим. Барлык мактау – олуглауларыбыз күкләрне вә җирләрне юктан бар итүче галәмнәр хуҗасы, Кыямәт көненең гадел хөкемдары Аллаһ Тәгалә Раббыбыз Үзеңә булса иде. Йә, Раббым, Син хак, Син бер, Синнән башка Иләһ юк, Синең тиңдәшең юк,охшашың юк, Син мәңге тере. Син барча кимчелектән пакъсың. Син барсын да күрүче, ишетүче, белүче. Син бөеклек иясе, Син дан – шөһрәт, көч – кодрәт, хикмәт иясе, бөек акыл, бөек гыйлем, гүзәллек, юмартлык, гаделлек, камиллек иясе. Син шәфкатьле, рәхимле, мәрхәмәтле. Син безне ризыкландыручы, нигъмәтләүче, тәрбия кылучы, ихтыяҗларны үтәүче, саклаучы, яклаучы, кабул итүче, гафу итүче. Йә, Раббым, Үзеңә барча хәмед – сәнәләребез булса иде. Галәмгә рәхмәт итеп җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу гәләйһи вә сәлләмгә күңелебез түреннән чыккан салават шәрифләребез ирешсә иде. Кыямәткә кадәр иманнарына тугры калып, Үзеңнең юлыңда хезмәт иткән Иман һәм тәүхид әһелләренә хәер – догаларыбыз булса иде. Әәмиин. Йә, Раббым, Коръән укырга ният кылдык. Үзеңнең ризалыгың өчен һәм Үзеңнең рәхмәтеңә ирешү өчен, шайтаннан ерак булу өчен, иман белән үткән кабер әһелләренең рухларын шатландыру өчен. Йә, Раббым, Коръәнне тәҗвид белән хатасыз укырга ярдәм ит, ихлас күңел, сәламәтлек, камил акыл, зиһен, зирәклек, Аның нечкә һәм яшерен мәгънәләренә дә төшенергә гыйлем, даими укырга теләк – хирыслык бир. Өйрәнүне һәм ятлауны җиңел һәм ансат ит. Әәмиин (Коръән уку) (Коръән укыганнан соң) Йә, Раббым, шушы Коръән шәрифне укыдык Үзеңнең ризалыгың өчен һәм Үзеңнең рәхмәтеңә ирешү өчен. Укыганда киткән хата – кимчелекләребезне Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу кылып, Үзең дөресләп кабул итсәң иде. Әәмиин Йә, Раббым, укуда хасил булган әҗер – савапларны багышладык галәмгә рәхмәт итеп җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең рух шәрифләренә, аның гаилә әһелләренә, Атабыз Адәм гәләйһис – сәләм белән Һава радыйәллаһу гәнһәнең рух шәрифләренә, Атабыз Адәм гәләйһис - сәләм белән пәйгамбәребез салаллаһу гәләйһи вә сәлләм арасында килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең рух шәрифләренә, сәхабәләрнең, шәһидләрнең, әүлия вә заһидларның, табигыйннарның, остазларыбызның, мәрхүм булган әти – әниләребезнең, кайната – кайнаналарыбызның, хәләл җефетләребезнең, әби – бабаларыбызның, мөселман ир һәм мөслимә кыз туганнарыбызның, кендек әбиләребезнең, сөннәт бабайларыбызның, сабый чакта вафат булган ир һәм кыз балаларның, өсләребездә хаклары булган әрвахларның, барча ир һәм кыз мөселман кардәшләрнең, Мөхәммәд салаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең өммәтендә булган һәрберсенең рух шәрифләренә багышладык. Йә, Раббым, рухларын шат кылып, аларны кабер газапларыннан коткарсаң иде, булган гөнаһларын гафу итсәң иде һәм бездән аларны риза кылсаң иде. Йә, Раббым, шушы Коръән укыгандагы әҗер – саваплар хакына безнең белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбызны, яшьлек хаталарыбызны Үзеңнең чиксез рәхмәтең белән гафу итсәң иде, газапсыз ярлыкасаң иде. Йә, Раббым, безнең иманыбызны көннән – көн арттырып тәкъва мөселманнардан, хәерле мөселманнардан, үзең яраткан – сөйгән бәндәләреңнән булсак идек. Калган гомерләребезне дә хәерле гомердән кылып, Үзеңнең әмерләреңә буйсынып, тыйганнарыңнан тыелып, кушканнарыңны үтәп яшәсәк иде. Йә, Раббым, һәрвакыт туры юлыңда булып, гыйбрәт алучылардан, канәгать булучылардан, нигъмәтләреңнең кадерен белүчеләрдән, Үзеңә итагать итүчеләрдән, гыйбадәт кылучылардан, күп зикер итүчеләрдән булсак иде. Йә, Раббым, намазларыбызны калдырмыйча, үз вакытында, дөрес, ихлас, кабул булырлык итеп үти алсак иде. Үзеңнең туры юлыңда ныклы иман, гыйлем, зирәклек, кыюлык, тәвәкәллек, рух ныклыгы, көч- кодрәт, гайрәт, һидаять бир, Раббым. Йә, Раббым, күзләребез яхшы күрсен, колакларыбыз яхшы ишетсен, аяк – кулларыбыз сызлаусыз булсын. Башларыбызга зиһен, чәч бөртегебездән алып аяк бармакларыбызга кадәр барча әгъзаларыбызга шифа – сихәтеңне бир. Йә, Раббым, безне гүзәл холык, эчкерсез, йомшак күңел, нурлы йөз, ачык зиһен, юмартлык, төгәллек, гаделлек сыйфатлары белән нигъмәтлә. Сөйләгәндә фикеребез ачык, телебез туры булып, сүзләребезне, сөйләмебезне аңлаешлы, үтемле ит. Кешеләргә, мәхлукъләреңә шатлык – сөенечләр өләшүче булып яшәсәк иде. Йә, Раббым, кайгылы вакытта да, сөенечле вакытта да Үзеңне истән чыгармасак иде. Аякларыбыз хәерле юлларда гына йөрсен, кулларыбыз изгелек кенә эшләсен. Малларыбызны хәерле гамәлләргә сарыф итүне насыйп ит. Һөнәр һәм сәүдә эшләребезгә, малларыбызга бәрәкәт биреп, олы табыш һәм файда насыйп ит. Сәфәрләребез һәрвакыт уң булсын. Һәрбер эшебезне хәерле итеп, шәригатькә каршы эшләрдән ерак кыл. Хәерле гамәлләребезне даими ит. Йә, Раббым, Коръән укыган әҗер – савапларны укучыларга да, тыңлаучыларга да ирештереп барча хәерле дога – теләкләребез кабул булса иде. Бу мәҗлесне оештырып, туганнарны, дусларны, мөселман кардәшләрне очраштырганнары өчен мәҗлес хуҗаларына Үзеңнең рәхмәтеңне насыйп ит. Бу гамәлләрен хәерлеләрдән итеп әҗер – савапларын бирсәң иде һәм алардан разый булсаң иде. Йә, Раббым, бу йортка бәрәкәт бир, авыруларына шифа, бәхетсезләренә бәхет, өйләнгән балаларына мәхәббәт, тигезлек, татулык, барчасына иман байлыгы, исәнлек – саулык, хәерле гомер бир. Хәерле дога – теләкләрен кабул итеп, мәңгелек ахирәт тормышына күчкән әрвахларына да догаларны ирештерсәң иде. Йә, Раббым, бу мәҗлескә ерак һәм якыннан килеп, Үзеңнең рәхмәтеңне өмет итеп догага кул күтәреп утырган кардәшләребезнең дә үзләрен хәерле теләк – максатларына, ә әрвахларына догаларны ирештерсәң иде. Киселеп, бүленеп төрле юлларга кермичә, Үзеңнең туры юлыңда булып, дус – тату булып, белгәннәребезне уртаклашып яшәүләребезне насыйп итсәң иде. Шушы мәҗлестә матур итеп сөйләшеп утырган шикелле җәннәтләрдә дә очрашуларыбызны Аллаһ Тәгаләм Үзең насыйп ит. Әәмиин. Йә, Раббым, Үзеңнең рәхмәтеңне, ризалыгыңны, пәйгамбәребез салаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең шәфәгатен, Ислам диненең алга баруын өмет итеп биргән бәндәләреңнең хәер – садакаларын Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул итеп әҗер – савапларыңны бирсәң иде. Аларга хәерле ниятләренә, морад – максатларына ирешергә насыйп ит. Биргән хәер – садакалары тәмуг утларына пәрдә булсын. Хәләл маллар, киң ризык, бәрәкәт бир. Әрвахларының рухларын шат кыл. Йә, Раббым, укыган намазларыбызны, тоткан уразаларыбызны, укыган сүрә вә аятьләребезне, догаларыбызны, зикер – тәсбихләребезне, салават шәрифләребезне, тәүбәләребезне, биргән садакаларыбызны, корбаннарыбызны, зәкятләребезне, гошерләребезне, фитыр садакаларыбызны, һәр барча хәерле гамәлләребезне, хәерле дога – теләкләребезне Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул кыл. Укыганнарыбыздагы, гамәлләребездәге, сораган теләкләребездәге хата – кимчелекләребезне гафу кыл. Әәмиин Йә, Раббым, файдалы гыйлем белән нигъмәтләсәң иде, хәерле гыйлем байлыгы бирсәң иде. Шул гыйлемне өйрәнү өчен сәламәтлек, сәләт, камил акыл, зиһен, зирәклек, хәерле гомер бирсәң иде. Яхшыны яманнан, хакыйкатьне ялганнан аера белеп дөрес итеп Үзең кушканча яшәсәк иде. Йә, Раббым, онытканнарыбызны искә төшер, белмәгәннәребезне өйрәт. Йә, Раббым, балаларыбыз тәкъва мөселманнардан, хәерле мөселманнардан, Үзең яраткан бәндәләрдән булсалар иде. Үзләре сау – сәламәт, күңелләре саф, йөзләре нурлы, диннәре дөрес, иманнары көчле булса иде. Йә, Раббым, Үзеңә итагать итүчеләрдән, гыйбадәт кылучылардан, фарыз һәм сөннәт гамәлләрен үтәүчеләрдән, гыйбрәт алучылардан, канәгать булучылардан, нигъмәтләреңнең кадерен белүчеләрдән, күп зикер кылучылардан булсалар иде. Йә, Раббым, аларга тәүфыйк, һидаять, зирәк акыл, гыйлем бир. Ислам динен куатләүче, оятны белүче, әхлаклы, әдәпле, тәрбияле, намуслы, тырыш, максатчан, эчкерсез, юмарт, тыйнак, гадел, эшчән, уңган булсалар иде. Укучы балаларыбызга ачык зиһен, тел байлыгы, тел ачкычлары бир. Укытучыларына, остазларына, иптәшләренә, барча кешеләргә күркәм итеп, сөйкемле итеп күрсәт. Эчке күңелләре, тышкы кыяфәтләре һәрвакыт күркәм булса иде. Йә, Раббым, әти – әниләрен, олыларны хөрмәт итеп, кечеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешеләргә игелекле, ярдәмчел булсыннар. Чисталыкны, пакълекне яратсыннар, сафлыкка омтылсыннар. Йә, Раббым, кайгы – хәсрәт китермәсеннәр, күз яшьләре түктермәсеннәр. Балаларыбызга хәерле хәләл кәсепләр, хәләл сөт имгән, хәләл ризык белән ризыкланган иманлы хәерле парларын насыйп ит, салих вә тәкъва бәндәләреңә дус ит. Балаларыбыз безнең йөз аклыгы булса иде. Аларга хәерле озын гомер бир, Раббым. Аларның куанычларын күреп, шатлык – сөенечләр белән яшәргә насыйп ит. Әәмиин Йә, Раббым, бир ярдәмеңне сугыш афәтләрен күрүче мөселман кардәшләребезгә, әсирлектәге, нахакка төрмә – зинданнарга ябылган мөселманнарга, гарип – гораба, авыру – сырхау мөселманнарга, аларның гаиләләренә, ач – ялангач, мохтаҗ, бурычлы мөселманнарга, ятимнәргә, ялгызларга бир ярдәмеңне, Раббым! Йә, Раббым, динебез, милләтебез өчен көрәшеп шәһид киткән әби – бабаларыбызның рухларын шат кылсаң иде. Безнең дә алган белемнәребезне, тормыш тәҗрибәбезне милләтебезне Иманга кайтарырга сарыф итәргә язсаң иде. Йә, Раббым, халкыбыз Коръәннән, тарихтан гыйбрәт алып, динебезнең ни дәрәҗәдә камиллеген, хаклыгын, пакълеген, гаделлеген, хикмәтен аңлап, Ислам динендә булуның олы бәхет икәненә инанып, бүленмичә, таркалмыйча Үзеңнең туры юлыңнан барса иде. Шушы туры юлыңда милләтебез аек, иманлы, мәгърифәтле, гыйлемле, көчле, гайрәтле, зирәк, гадел, бердәм, батыр халыктан булып дөньяга өлге – үрнәк булса иде. Йә, Раббым, динебене тергезүдә тырышкан, мәчет, мәдрәсә, мәктәпләр салган яки салырга ярдәм иткән, мәдрәсәләрне матди ярдәм белән тәэмин итеп, шәкертләр укытуда ярдәмнәр күрсәткән һәр барча мөселман кардәшләребезгә әҗер – савапларыңны биреп, дәүләтләрен арттыр, малларына бәрәкәт бир. Мәчет һәм мәдрәсәләрдә белем бирүче мөгаллим – мөгаллимәләребезгә изге гамәлләренә әҗер – савапларыңны биреп Үзеңнең рәхмәтеңдә булсалар иде. Йә, Раббым, бир ярдәмеңне мөселман мосафир кардәшләргә. Юлларында бәла – казасыз, имин йөреп, аларның җан һәм малларын саклап, сәүдәләре, сәфәрләре җиңел һәм уңышлы булып, өй җәмагатьләре белән сәламәтлектә күрүшүне насыйп ит. Әәмиин. Йә, Раббым, барчабызга ярдәмеңне бир; авыруларга шифаңны, бәхетсезләргә бәхет, ач – ялангач, мохтаҗ мөселманнарга киң ризыгыңны, толларга толлык әҗере бир, тигезләргә тигезлек белән яшәргә, ялгызларга хәерле хәләл тиң парын табарга Аллаһ Тәгаләм насыйп ит. Уйламаган җирләрдән киң ризык – нигъмәтләр, көтмәгән җирләрдән шатлык – сөенечләр генә насыйп ит. Ике дөнья дәрәҗәсен бир. Ил – дөньяларыбыз тыныч, имин, тормышларыбыз мул, бәрәкәтле, кылган хәерле гамәлләребез кабул булып ахирәттәге урыныбыз җәннәт булса иде. Амин. Йә, Раббым, гөнаһларыбыздан пакълә, дога һәм теләкләребезгә рәхмәтең белән җавап бир. Ата – аналарыбызны ярлыка, аларга рәхимлек кыл, туганнарыбызның күңелләренә дә иман нурлары сал, хакыйкатьне төшендер. Йә, Раббым, түләнмичә калган бурычыбыз калмасын. Тәүбәләребезне кабул кылып безне газапсыз ярлыка. Ахирәтеңә түбәнсетелмичә, гөнаһларыбыз ачылмыйча кайтуны, рәхмәт фәрештәләреңнең каршы алуын, Үзеңнең хозурыңа иман белән баруны сорыйбыз. Йә, Раббым, безнең үлемебезне җиңел, хәерле ит. Каберләребезне киң нурлы кыл, сорау алучы фәрештәләргә ныклы иман белән җиңел җавап бирсәк иде. Йә, Раббым, Кыямәт көненең дәһшәтеннән имин кыл. Каберләребездән кубарылып мәхшәр мәйданына җыелганда йөзләребез якты – нурлы булып, гамәл дәфтәрләребезне уң тарафыбыздан бирелүне насыйп ит. Сират күперен яшен тизлегендә имин үтсәк иде. Мизанда хәерле гамәл үлчәвебезне авыр кыл, Мөхәммәд салаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең шәфәгатен насыйп ит. Хисапсыз җәннәтеңә кертсәң иде, ахыргы мәңгелек урыныбыз: сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу гәләйһи вә сәлләмгә Вәсиләдәге урын, ә аның өммәте – безгә Фирдәвес җәннәте булса иде. Үзеңнең дидарыңны пәрдәсез күрергә насыйп ит. Әәмиин82 комментария
85 раз поделились
806 классов
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту
443
- Альбина Романовас. Большие Тарханы (Тетюшский район)
- Рамзия Шафигуллина(Валиуллова)Ульяновск
95
- Общественная Служба Новостей32075 подписчиков
- Dopamine2011 подписчиков
- с. Зубочистка Вторая ....матур туган як ....1127 подписчиков
- Тетюшская газета "Авангард"5469 подписчиков
- ХУЗУР ОБ ИСЛАМЕ1249 подписчиков
Правая колонка