Свернуть поиск
Фид
Зифа Ягафарова (Исакаева)
поделилась заметкой27 ноя 2024
* Бүген атнакич! Әрвахлар-мәрхүм булган якын кешеләрегезгә — укып багышлагыз!
Үлгән кешеләргә ничек итеп атап дога кылырга? Коръәннән белгән сурәләрне укырга кирәк. Гадәттә "Фатиха", "Ясин", "Тәбәрәк" сурәләре укыла, аннары кулларыбызны күтәреп, ошбу доганы кылабыз. "Я, Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укуда хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасыйл булган әҗер-савапларын иң элек - барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһу галәйһи үә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух шәрифләренә ирештер. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух шәрифләренә ирештер. Шулай ук атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, тәбигыйннәрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә, мөслим-мөслимәләрнең рух шәрифләренә ирештер. Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле каенанам белән каенатамның рух шәрифләренә (исемнәрен әйтергә) ирештерсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның (исемнәрен әйтергә) рух шәрифләренә ирештер. Җиде буынга кадәр миннән догага өмет иткән барча әрвахларның рух шәрифләренә ирештер. Аларның урыннары җәннәттә кыл, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан, җәһәннәм утыннан сакла. Аларның каберләрен нурлы кыл, хисапларын җиңел ит, яткан җирләрен җәннәт бакчасыннан бер бакча ит. Алар бу дөньяда яшәгәндә кылган изгелекләр булса, әҗер-сәвапларын арттыр, кылган кимчелекләрен, хаталыкларын, гөнаһларын Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу кыл, иман байлыгын арттырып, ахыргы урыннарын җәннәттә кыл. Раббәнәә әәтинәә фиддуньяя хәсәнәтәввә фил аахыйрати хәсәнәтәввә кынәә газәәбәннәәр. Раббәнәгфирлии вәливәәлидәййә вәлилмөэминиинә йәүмә йәкуумул хисәәбе. Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм җәһәннәм утыннан безне сакла. Раббыбыз! Хисаб көнендә үземне вә ата-анамны һәм барча мөэминнәрне гафу ит. Әмин. Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.380 комментариев
365 раз поделились
4.2K классов
Фид
Зифа Ягафарова (Исакаева)
поделилась темой5 апр 2024
Тема удалена или не является публично доступной
Фид
Зифа Ягафарова (Исакаева)
поделилась фотографией24 авг 2023
Фотография удалена или не является публично доступной
Фид
Зифа Ягафарова (Исакаева)
поделилась видео20 мая 2023
Видео удалено или не является публично доступным
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту
104
22
- МЫ ПРОФИ : ПАРИКМАХЕРЫ3143 подписчика
- Инга на кухне1695631 подписчик
- Ольга М.(автор историй)2029 подписчиков
- Лучшие истории58103 подписчика
- Просто о жизни и воспитании136503 подписчика
Правая колонка