Свернуть поиск
Мунчия Хасанова
Последний визит: вчера 17:30
Фид
Мунчия Хасанова
поделилась темой16 авг 2023
Дини гаилә
Төмән шәһәренең өлкә мөселман диния нәзарәте офисында татар халкының рухи мәдәнияте нигезләрен өйрәнү курсларына йөрүче һәм дини белем алучы шәкертләр өчен оештырылган чараларга барган саен бик актив гаиләгә игътибар итә идем.Бирегә алар Яркәү районыннан уллары белән бергә килеп, Ислам нигезләрен өйрәнүләрен белгәч һәм педагогия фәннәре кандидаты, музыка белгече Рафаэль Гадиев алып барган «Туган тел» түгәрәгенә йөрүчеләр имтихан биргәндә Әнвәрнең М.Җәлилнең «Бер үгет» шигырен сәнгатьле итеп сөйләгәнен ишеткәч, алар белән якыннан танышырга булдым. Ваңгы авылы мәчетенең мөселманнар советы оешмасы рәисе Сәмиха Хәсәнова безне тормыш иптәше Рифхәт Кульмитов һәм уллары Әнвәр белән таныштырды. Дин юлына басулары турында сөйләгәндә, ул 20 еллар элек булган хәлләрне дә искә алып үтте, рәхмәт белдерде.
- Фатыйх хәзрәт Гарифуллин тырышлыгы белән безнең якларга берничә ел рәттән бик белемле Коръән-хафиз остазлары килеп, гарәп телен укыттылар. Анда мин 8 яшьлек улымны йөреттем. Шулай әкренләп үзем дә өйрәнә тордым. Ул чакта авылыбызда мәчет юк иде, китапханә бинасында укыдылар. Аннары улым Ямбай мәдрәсәсендә белемен ныгытты. 2010 нчы елда ирем үлеп китте. Улым белән кызым укырга дип Төмән шәһәренә киттеләр. Мин өйдә ялгызым утырып калдым. Шул чак кызым миңа иптәш булыр дип, балалар йортыннан асрамага бала алырга үгетли башлады. Тәвәкәлләп, Борки балалар йортыннан ике ир малайны үзебезгә кунакка алып кайттык. Берсе кире холыклы булды, Мишаны да гел начарлыкка өндәп торды. Шул сәбәпле, мин Мишаны гына карарга алдым. 60 яшемдә якташ хатын-кызлар белән җыелышып Кырымга бардык. Анда Сабирә апа Фәйзуллинаның намаз укыганын бик сокланып тыңладым һәм үземне дә дингә килергә әзер икәнемне аңладым. Кайткач, Яңа Кәешкүл мәчетенә укырга йөреп башладым. Безне бик укымышлы остабикә Мәрьям ханым Ташбулатова укытты. Шул ук вакытта мин Мишаны тәрбияләдем. Аның укырга сәләте дә, теләге дә булмады. Мин аны үзем укыттым. Бервакыт ул минем гарәп телендә укыганымны күреп, бик кызыксынды. Яңа хәрефләр, яңа сүзләр аңа чынлап та кызык булып тоелды. Әкренләп хәрефләр, аннары ул хәрефләрне кушып укырга өйрәндек. Өлкә мөселман диния нәзарәте оештырган курсларга бергәләп килдек, шулай ул намазга да басты. Курсларга йөргәндә Миша үзенә мөселман исеме кушу теләген белдерде. Һәм Әнвәр исемен үзенә сайлады. Хәзер аңа 15 яшь, быел 9 сыйныфка укырга керә. 60% татарча аңлый, бераз сөйләшә дә. Үзенең әйтүенчә, ул бездә яшәп калырга планлаштыра. Без дә каршы түгел, чөнки улыбызны яратабыз, ул безгә бар эштә булыша, аның белән безгә дә күңелле. Намазга баскан саен улыбызга Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек, имин томыш, тәүфыйк, бәхетле язмыш сорыймын. Рифхәт белән 3 ел элек никах укыттык. Авыл халкы аны имам итеп сайлады. Мәчетебездә әлегә ремонт эшләре бара. Ачылгач, мин анда хатын-кызларга гарәп теле дәресләре укытырга телим. Ә ир-атларны Рифхәт укытыр, Аллаһы насыйп итсә, - дип сөйләде.
Сәмиха Хисам кызының теләгән теләкләре фәрештәләрнең «амин» дигән вакытына туры килсен иде дигән теләктә калабыз.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: Сәмиха Хәсәнова гаиләсе белән.
10 комментариев
2 раза поделились
63 класса
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту
31
- Зуфар МухамедшинТюмень
- Василя Нурмухаметова(Баширова)с. Новоатьялово (Ялуторовский район)
7
- Свердловская область109300 подписчиков
- Позитивчик для души177005 подписчиков
- Бизнес креатив | С успехом по жизни2450 подписчиков
- В гостях у белки46843 подписчика
- Видео из ваших файлов43765 подписчиков
Правая колонка