Свернуть поиск
Фид
Абдулхак Сяитович
поделился заметкой26 фев
Сәдакага ничек дога кылырга?
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә сезләрдән дога өмет иткән җәмигы әрвахларыгызның рухларын шат кылса иде.Сәдака алынганнан соң, бирүчегә хәер теләп, түбәндәге дога укыла:
«Әллааһүммә-хфәз сахибә һәзиһис-садәкати гәнил-аафәәти үәл-бәлиййәәти үәгфир зүнүүбәһүү үә әккид иимәәнәһүү үә әксыйр әмүәәләһүү үә үәффикһү гәләә хайри мәкасыйдиһ».
(Мәгънәсе:
Йә Рабби, ошбу сәдака бирүчене афәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла һәм шулай ук аның гөнаһларын гафу ит. Аның иманын куәтлә, малын арттыр һәм аңа хәерле макстатларына ирешергә насыйп ит).
Сәдакаләргә дога кылу.
Йә, Раббым! Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, Пәйгамбәребезнең шәфәгәтен өмет итеп, Ислам диненең алга баруын өмет итеп биргән бу бәндәләреңнең хәер-сәдакаләрен үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул итсәң иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаларыгыз бәрабәренә Аллаһ Сөбехәнә вә Тәгалә уйламаган җирдән киң ризыклар, хәләл маллар, ләззәтле тәгамнәр ирештерсә иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә сезләрдән дога өмет иткән җәмигы әрвахларыгызның рухларын шат кылса иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә хәер биргәндә күңелегездә нинди изге морад-максудларыгыз булса, хәерле, изге морад-максудларыгызга ирешергә насыйп булса иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә Аллаһ сөбөхәнә вә тәгалә сезгә юмартлар дәрәҗәсе биреп, кыямәт көнендә үз малыгыз булса иде, үзегезне каршы ала торган нур булып, тәмуг утына пәрдә булса иде.
Йә, Раббым! Ошбу сәдака бирүчеләрне афәтләрдән сакла, аларның малларын арттыр, хәерле максатларына ирештер, аларның гөнаһларын гафу кыл, һәм дә аларның иманын куәтле кыл. Әәмиин.
Раббәнә әтинә фиддунья хәсәнәтән вә филь әхирәти хәсәнәтән вә кыйна гәзәбәннәр. Бирәхмәтикә йә әрхәмәр рахимиин.
Илаһи, Әәмиин.
(Ике кул белән битне сыйпыйбыз).
96 комментариев
194 раза поделились
2.4K классов
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту
240
32
- Сад огород своими руками6723 подписчика
- Моя успешная дача38967 подписчиков
- Домашние Хитрости1121968 подписчиков
- АиФ – Казань2767 подписчиков
- Дачные истории69335 подписчиков
Правая колонка