Свернуть поиск
ЛӘЙСӘН КӘШФИГӘ – 60 ЯШЬ
Ләйсән Кәшфи (Кәшфиева Ләйсән Әмир кызы) Башкортстанның Тәтешле районы Югары Кодаш авылында туа. 1983 елда Югары Кодаш урта мәктәбен тәмамлагач, Башкортстан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Уку дәверендә университетның “Акчарлаклар” әдәби иҗат түгәрәгенә йөри, студентларның гыйльми конференцияләрендә даими катнаша, “Кызыл таң” гәзитенә языша.
Университетны тәмамлагач 1988 елда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты каршындагы аспирантурага укырга керә, 1991 елда кандидатлык диссертациясе яклый.
Ләйсән Кәшфинең шуннан соңгы хезмәт юлы Татарстанның нефтьчеләр башкаласы Әлмәт шәһәре белән бәйле. Биредә “Татнефть” АҖ матбугат үзәгендә – “Хәзинә” гәзитендә, Әлмәт телевидениесендә эшли. “Кызыл каурыйлар” иҗат берләшмәсен җитәкли.
2010 елда Уфага кайтып “Кызыл таң” гәзите редакциясендә эшли. “Туган Тел” телевидение каналында “Балкыш” исемле тапшырулар әзерли. Башкортстандагы татар әдәбиятын өйрәнеп, махсус җыентык чыгара.
Бүгенге көндә эшкуарлык белән шөгыльләнә.
Ләйсән шигырьләрен балачактан ук яза. Студент елларында матбугатта көн күрә башлый. Аның 2003 елда “Рухият” нәшриятында “Авыл кызы” исемле беренче китабы дөнья күрде. Аннан соң “Безнең шәһәр паркында”, “Бәхеткә юл” исемле җыентыклары нәшер ителде. “Язмыш йөзеге” Башкортстан “Китап” нәшриятында үз чиратын көтә.
Саҗидә Сөләйманова һәм Әнгам Атнабаев исемендәге премияләр лауреаты.
ХОДАЙГА ЯЛВАРУ
И Ходаем, моңнар бирсәң иде,
Бу тормышны җырлап үтәргә,
Еллар бирсәң иде, картаймыйча,
Җырлый-җырлый йөзгә җитәргә.
Кулларымнан гөлләр үссә иде,
Бу яшәүне ямьләп китәргә,
Бирсәң иде сабыр канатлары –
Бертуктаусыз шөкер итәргә.
Киң күңел бир, зур йөрәк бир, Раббым,
Кичерергә, гафу итәргә.
Һәр шәеңне матур җырга салып,
Армый-талмый дөнья көтәргә,
Иманлы һәм күндәм колың булып,
Фани дөньяларны үтәргә.
* * *
...Җаным тәннән аерым йөри минем,
Минем җаным күптән оҗмахта.
Шигьриятьтә җәннәт хозурлыгы
Булыр икән, дуслар, булгач та.
Күзләремдә – йолдыз, йөземдә – ай,
Иреннәрдә – кояш көлүе.
Күңелемә бөтен галәм сыйган,
Шулдыр ак бәхетнең килүе.
Күкрәгемдә сөю гөлләмәсе,
Ап-ак намазлыгым алдымда,
Мин Тәңремә мең кат шөкер итәм
Ошбу җиһан, галәм алдында.
Мин язларда яшим, мин күкләрдә,
Мин җырларда яшим шикелле.
Җаным дөньядагы һәр чәчәккә
Тәүге ләйсән булып сибелде.
...Тәнем җаннан аерым яши минем,
Эшем бетми, мин бит хатын-кыз.
Гамәлемә күпләр сокланса да,
Хыялларым белән акылсыз.
ЯРЫЙ ӘЛЕ…
Ярый әле без акыллы түгел,
Ярый вакыт аша күрмибез.
Гел яхшыга өмет итәбез дә,
Гомерләрне җептәй эрлибез.
Безнең теләк телә мантыйкны да,
Безнең өмет өтә вакытны.
Безнең максат сыта кысаларны,
Без эзлибез җирдә хаклыкны.
Алдан күрү, ярый, насыйп түгел,
Өметкә тас килми чынбарлык.
Бездә – хыялый көч, акыллылар
Ералмасны ерып чыгарлык.
Без сөюдә сукыр, чукрак, надан,
Без бит гомер буе көтүдә –
Тиң түгелне, гамьсез, битарафны...
Һәм мәхәббәт иҗат итүдә.
Акыллыга дөнья, һай, авырдыр,
Ярый әле шундый булганбыз.
Соры Җирне алга мана торган
Шагыйрь җаннар булып туганбыз.
ЙӨРӘК КАДӘРЛЕ БОЗ
Күкрәгемдә йөрәк кадәр боз бар,
Йөрәк булып тибә, кан куа.
Салкын канны куа тамырлардан –
Кайнар тәндә салкын аң туа.
Йөрәк кадәрле боз... Эреми дә,
Әрнеми дә – тора таш булып.
Ярый әле тормыш дәвам итә,
Хыялларны чынга ашырып.
Ярый әле бәхет ташламый да,
Җаным саклый ала җылысын,
Агыйделдә сулар артыр иде,
Шул боз эреп, утырып еласаң...
КАРТЛЫККА ЯНАУ
Кичә генә син бик ерак идең,
Бүген бусагада торасың.
Минем йортка үтеп керү өчен,
Бик астыртын ният корасың.
Килеп кереп, мине колың итеп,
Башны идермәкче буласың.
Йөрәгемә кадәр җитү өчен
Күпме явызлыклар кыласың.
Син илһамга, син иҗатка каршы,
Мәхәббәткә каршы, хезмәткә.
Яшьлеккә һәм чибәрлеккә дошман,
Ни җан кирәк сиңа түзмәккә!
Мин бүгеннән сине эт өстереп
Үз янымнан куам, бар, олак!
Чибәрләнәм, көязләнәм тагын,
Һәм машина алам яхшырак.
Сәхнәләрдә, экраннарда балкыйм,
Яңгырасын исемем галәмгә.
Сиңа башым иеп торасым юк,
Яшьлегемне итеп әрәмгә.
Бел, яхшылык белән киталмасаң,
Ике таяк алып кулыма,
Агыйделнең аръягына куам,
Чыга күрмә минем юлыма.
Һәм бәкегә тыгам башың белән
Күрен генә берәр күземә.
Картлык – шайтан, җанга дошман, диеп,
Мин сүз бирдем инде үземә.
2 комментария
66 классов
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Икенче каттагы бүлмә. Хикәя (Башы)
Ниндидер хатын-кыз (җыештыручы булса кирәк) усал, кискен итеп кемгәдер кычкыра иде. Аның сүзләре Самат Гәрәевичка аермачык ишетелде. – Кая?! Кая барасың, дим?! Төш тизрәк, менә шуның белән битеңә чәпәгәнче! Аңа каршы бер ир-ат тавышы басынкы гына, юаш кына итеп нәрсәдер әйтте. Бусын Самат Гәрәевич ишетә алмады. Аның каравы тегесенең – җыештыручының авазы икеләтә көчәеп, тагын да котсызрак булып бөтен куакханәне яңгыратты. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-08-01/mansur-v-li-bar-yly-ikenche-kattagy-b-lm-hik-ya-bashy-4769414
1 комментарий
7 классов
Нәзирә гаҗәпләнүеннән егылып китә язды. «Исең-акылың китәр! Радик шулмы?! Охшамаган да кебек... Баеган булып чыга бит инде бу! Бирәм дигән колына чыгарып куяр, ди, юлына. Ходай Тәгалә минем кебекләрне дә ишетер икән. Эзләп торасы да юк, үзе кайткан. Элек аракы эчкәндә дә шулай матур сүзләр сөйләп теленә салынып утырырга ярата иде. Хәзер бөтенләй остарган... https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-08-12/g-l-mir-adi-kuyan-k-cht-n-che-roman-27-4779180
1 комментарий
11 классов
Ләйсән ЯКУПОВА. Язмышны алдап буламы?..
— Мин бит әтиеңне сихерләтеп үземә караттым. Ул шундый матур иде бит... Ә мин... Үзе ул беркайчан да миңа карамас иде. Яраткан кызы да бар иде. Аларның тиздән өйләнешәсен ишеткәч, кайгымнан акылдан язардай булдым. Безнең авылда бер им-том белән шөгыльләнүче әби бар иде. Барып, аның аягына егылдым. Ул миңа тоз белән шикәр алып килергә кушты... Өч көннән соң әтиең мине клубтан озата башлады... https://tulpar.info/articles/d-nya-bu/2026-07-29/l-ys-n-yakupova-yazmyshny-aldap-bulamy-4766755
3 комментария
41 класс
Бәләбәй тарафларында кызыл шомырт инде пешеп өлгерде. Әнә ничек, җиткән кызлар кебек тулышып, оялышып, яфрак асларында яшеренеп утыралар... Кем өзеп алып, авыз итәр икән, ә?😍😘🥰 Ә сезнең якларда кызыл шомырт үсәме? Үссә, комментарийларга фотоларын җибәрегез. Кемнеке матуррак икән, чагыштырып карарбыз. Ну, Бәләбәй шомырты белән ярыша алуыгыз вряд ли инде😁🤣😂
4 комментария
15 классов
Мәктәп йортын ак сагышка күмеп соңгы вальс көе агылды. Бер кыска гына мизгелгә яхшы кеше балаларын – гадиләр белән, каты күңеллеләрне хислеләр белән тигезләде ул көй. Кичәгеукучыларның дулкынлану кичергәне йөзләрендә чагыла, һәрберсе укытучылар, әти-әниләр алдында ничек тә ялгышмый биергә иде дигән уй белән яна. – Син оста биисең ич, Эдик! – дип, яшь аша елмайды кыз. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-08-05/g-l-mir-adi-kuyan-k-cht-n-che-roman-21-4770343
1 комментарий
5 классов
загрузка
Показать ещёДополнительная колонка
О группе
Башкортстанда татар телендә бердәнбер әдәби һәм бик шәп журнал!
№ 5133335088
- +7(347)272-67-48
- ул. 50-летия Октября, 13, Уфа
Показать еще
Скрыть информацию
Правая колонка